Россия Икътисадый үсеш министрлыгында «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсының «КФҮнең иң яхшы универсаль белгече» номинациясендә катнашучылар белән сөйләшүләр үткәрелде

2016 елның 19 феврале, җомга


Татарстан Республикасының ел саен Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнашуы кысаларында,  16 февраль көнне конкурс процедураларының чираттагы этабы – конкурс комиссиясе әгъзаларының Татарстан Республикасы вәкиле -   «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең КФҮ» БДУнең Түбән Кама филиалы хезмәткәре Елена Хәнәфиева белән индивидуаль әңгәмәсе оештырылды. Элегрәк Елена Хәнәфиева 2015 ел йомгаклары буенча республика конкурсында җиңде һәм Татарстан Республикасыннан  «КФҮнең иң яхшы универсаль белгече» исемен алу номинациясендә федераль конкурска тәкъдим ителде.

Конкурсның барлык номинацияләре буенча лауреатларны билгеләү 1 марттан 30ына кадәр үткәрелә.Үзәк конкурс комиссиясенең лауреатларны билгеләү буенча  карары конкурс комиссия утырышында ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International