Татарстан Республикасы Гарантия фонды үз акчаларын депозитка урнаштыру өчен банклар сайлап алу буенча конкурс гаризалары салынган конвертларны ачу турында игълан итә

2016 елның 19 феврале, җомга


2016 елның 19 февралендә  14.00 сәгатьтә  түбәндәге адрес буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Комммерциячел булмаган оешмасының (алга таба – Фонд) конференц-залында Татарстан Республикасы Гарантия фондының үз акчаларын депозитка урнаштыру өчен банклар сайлап алу буенча банклар тарафыннан тапшырылган ачык конкурс гаризалары конвертлары ачылды: Казан ш., Чернышевский ур., 33, оф.15.  Конкурс 2016 елның 20 гыйнварында игълан ителгән иде.
 
Конкурска Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара торган 3 банк гариза тапшырды. Тапшырылган  документларның Фондның буш акчаларын банк депозитларына урнаштыру хокукына ачык конкурс үткәрү тәртибенә туры килүен анализлаганнан соң, конкурс нәтиҗәләре 2016 елның 4 мартында билгеле булачак һәм www.garfondrt.ru.сайтына урнаштырылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International