Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның 19 февралендә республикага эш визиты белән килгән Чиләбе өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы вәкилләре белән очрашуы узды.
Эшче очрашу кысаларында ике төбәкнең социаль-икътисадый һәм территориаль үсеш, инновацияле һәм инвестицияле эшчәнлек сораулары тикшерелде, һәм эшкуарлыкка, шул исәптән кече һәм урта бизнеска, ярдәм инфраструктурасын булдыру һәм аны эшләтү тәҗрибәсенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Очрашуда катнашучылар аталган юнәлешләр буенча мәгълүмат алмаштылар, әлеге өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләрне чишү ысулларының үзенчәлекләре һәм шул юнәлешләрдә булган иң яхшы тәҗрибәләр буенча фикер уртаклаштылар.