«Икътисад һәм идарә» Россия белем бирү программалары фонды 2016 елның 25-26 феврале көннәрендә «Дәүләт финанславы катнашындагы инвестицияле проектлар: планлаштыру, гамәлгә ашыру, нәтиҗәлелекне анализлау» темасына семинар оештыра.
«Елның иң яхшы социаль проекты» бөтенроссия конкурсы (алга таба – Конкурс) эшкуарлык эшчәнлеген оештыру аша кискен социаль проблемаларны чишүне максат иткән эшчәнлек белән шөгыльләнүче социаль эшкуарларның иң яхшы проектларын эзләүгә һәм ачыклауга юнәлдерелгән.
2016 елның башыннан Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең барлык күпфункцияле үзәкләрендә (КФҮ) гариза бирүчеләр Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Идарәсе реестрыннан өземтәләр ала алалар.
«Дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) һәм муниципаль контрольнең башкарылышына Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан федераль статистик күзәтүне оештыру өчен статистика инструментариен раслау турында» Росстатның 2011 елның 21 декабрендәге 503нче боерыгына үзгәрешләр кертелүгә һәм федераль дәүләт мәгълүмат системасының («Мониторинг» МС) ябылуына бәйле рәвештә, 2016 елның 1 гыйнварыннан 2015 ел нәтиҗәләре буенча хисап 1-контроль федераль статистик күзәтү формасында «Идарә» дәүләт автоматлаштырылган системасы («Идарә» ДАС) ярдәмендә электрон төрдә тапшырылырга тиеш.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлыкка, крестьян (фермер) хуҗалыкларын да кертеп, дәүләт ярдәме күрсәтү өчен, бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирелә торган РФ субъектларын сайлап алу конкурсы шартларын һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга карата таләпләрне раслау турында» әлеге ведомствоның 167нче боерыгына үзгәрешләр кертелде.
Хәзерге вакытта дәүләт һәм муниципаль заказ өлкәсендә илебез товар җитештерүчеләренә ярдәм гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта сатып алу эшчәнлекләре «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре белән көйләнә торган дәүләт катнашындагы компанияләр һәм башка затлар сатып алулары вакытында Россия товар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) җитештерүчеләре мондый ярдәмгә ия түгел.
Әлеге үзгәрешләр инвалидлар өчен уңайлылык таләпләрен саклау өлешендә сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, транспорт, җәмәгать туклануы һәм башка объектларны төзү, реконструкцияләү яисә капиталь төзекләндерүгә рөхсәт алу процедурасына кагыла һәм төзүчеләр һәм проектлаучыларның гына түгел, төзелешкә заказ бирүчеләрнең гамәлләрен дә регламентлаштыра.
«Старт» программасының максатлары түбәндәгеләр: үзләренең фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләре нәтиҗәләрен кулланып, яңа товар, эшләнмәләр һәм хезмәт күрсәтүләрне эшләгән, аларны җитештерүгә кертергә омтылган, үсешләренең башлангыч стадиясендә булган һәм шактый зур коммерцияләштерү егәренә ия яңа кече инновацияле предприятиеләр ачу һәм гамәлдәгеләренә ярдәм күрсәтү.
Форумның максаты – Татарстанда һәм Идел буе төбәгендә автомобиль төзелешен үстерүгә һәм автомобиль компонентларын җитештерүне локальләштерүгә этәргеч бирү, автомобиль сәнәгатенә инновацияле эшләнмәләрне җәлеп итү, һәм шулай ук Идел буе төбәгендәге предприятиеләр һәм Россия, Европа һәм Азия урнашкан әйдәп баручы автомобиль төзелеше компанияләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү.
2015 елда дәүләт сатып алулары күләме 10%ка, 6,598 трлн сумга кадәр үсте, шулай ук кече предприятиеләр белән контрактлар саны артты һәм торгиларның көндәшлеккә сәләтлелеге дә күтәрелде.