Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция җитештерүен ачарга яисә киңәйтергә планлаштырган кече инновацияле предприятиеләргә, бюджеттан тыш средстволардан 100% уртак финанслау шартларында, 15 млн сумга кадәр күләмдә финанс ярдәме күрсәтү.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 26 ноябрендәге 1268нче карары белән кече эшкуарлык субъектының тикшерүләрнең еллык планыннан үзе турында мәгълүматны юкка чыгаруны сорап контрольлек итүче органга гариза яза алуы турындагы кагыйдәләр билгеләнде. Шулай ук моның өчен нинди документлар таләп ителүе, гаризаларны кем һәм нинди вакыт аралыгында карарга тиешлеге дә билгеләнде.
2016 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәрге чорда кече эшкуарлык субъектларына карата планлы тикшерүләр үткәрүгә тыю кертелде. Соңгы өч елда эшчәнлекләрен административ рәвештә туктату, лицензияләрен туктату һәм алу, дисквалификацияләү кебек чаралар күрелеп, тупас закон бозуларга барган предприятиеләр генә чыгарма булып тора.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 29 декабрендәге 1480нче карары белән тормыш циклы контрактларын (ТЦК) төзү очраклары исемлеге шактыйга киңәйтелде.
КУЭ субъектларының бердәм реестрын кертү предприятиенең кече һәм урта эшкуарлык субъектына карау-карамавын тиз арада билгеләргә, һәм шулай ук төбәктәге барлык кече һәм урта эшкуарлык субъектлары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
РФ Хөкүмәтенең 1442нче карары белән инновацияле һәм югары технологияле продукцияләрне сатып алуның еллык күләмен билгеләү тәртибе, мондый сатып алулар турында (шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан) еллык хисапка таләпләр расланды.
2015 елның 14 гыйнварында Милли гарантия системасын төзү кысаларында «КУЭ» Корпорациясе» АҖндә (алга таба – Корпорация) эшче төркемнең Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына гарантия ярдәме күрсәтү стандартын эшләү сорауларына багышланган утырышы уздырылды. Анда «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО директоры Сергей Болотаев катнашты.
Әйтик, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә төбәкләр тарафыннан башкарылган эш йомгакларына караганда, Россиядә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдаланучы халыкның күләме 2015 ел нәтиҗәләре буенча 94,2%ны тәшкил иткән, бу планда каралган 90% урынына. Сүз бөтен ил буенча 12 мең нокта турында бара, шуларның 2,7 меңгә якыны – КФҮләрдә, 10 меңгә якыны зур булмаган торак пунктлардагы территориаль яктан аерымланган бүлекчәләрдә урнашкан.
«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану турында» 2015 елның 29 декабрендәге 407-ФЗ номерлы Федераль закон тарафыннан «Микрофинанс эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалары турында» 2010 елның 2 июлендәге 151-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Фондның төп бурычы – икътисадның өстенлекле тармакларында (авыл хуҗалыгы, төзелеш, җитештерү һәм эшкәртү, шул исәптән импортны алыштыруны, хезмәтләр күрсәтүне, инновацияләрне тәэмин итү) мәшгуль кече һәм урта эшкуарлык субъектларына займнар бирү.