2016 елның 19 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов җитәкчелегендә эшче киңәшмә оештырылды. Ул «ПОЗиС» АҖ дәүләт ярдәме чараларын эшләү турындагы сорауларга багышланган иде.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, «Ростех» ДКнең ТРндагы вәкиллеге җитәкчесе Сергей Загайнов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының оборона комплексы бүлеге башлыгы Гадел Шаһимәрдәнов, ТР ССП идарәсе рәисе Шамил Агиев, «ТР Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ җитәкчесе урынбасары Лариса Парфенова,«ПОЗиС» АҖ генераль директоры урынбасары Игорь Драгунских һәм башкалар катнашты.
Әлеге чара кысаларында «ПОЗиС» АҖнә дәүләт ярдәме чараларын эшләү турындагы сораулар каралды. Утырышта «2015 елда «ПОЗиС» АҖнең финанс-икътисадый эшчәнлеге йомгаклары. 2016 елга предприятие үсешенең төп бурычлары» дип аталган доклад белән «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов чыгыш ясады.
Утырышка кадәр Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Кристалл-Холод» ҖЧҖ, «Премьер холод» ҖЧҖ һәм «Пластмасса» ФҖҮ» ҖЧҖндә булды.