Красноярск икътисадый форумы-2016 чарасында «Стратегия-2030. Киләчәк Россиясе образы» пленар утырышы узды

2016 елның 19 феврале, җомга


Бүген, 2016 елның 19 февралендә, 2016 елгы Красноярск икътисадый форумының төп көне үтте, ул геосәяси трендлар шартларында Россиянең киләчәгенә багышланган ТАСС иртәнге эшлекле ашыннан башланып китте.

Дискуссияләрдә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский, дәүләт хакимияте органнары, бизнес, граждан җәмгыятьләре институтлары вәкилләре, икътисад, сәясәт фәннәре өлкәләрендәге экспертлар катнашты. Иртәнге эшлекле ашта Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Бүген Красноярск икътисадый форумы эшлекле программасының төп вакыйгасы - «Стратегия-2030. Киләчәк Россиясе образы» пленар утырышы булды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International