2016 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең эшче төркеменең чираттагы утырышында катнашты.
Утырышта социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның хезмәт сыйфатын бәяләүнең бәйсез системасын, социаль сфера оешмалары эшчәнлегенең мәгълүмати ачыклыгын, шул исәптән эш сыйфатын бәйсез бәяләүнең нәтиҗәләре турында үзләренең рәсми сайтларында мәгълүмат урнаштыру юлы аша, формалаштыруга кагылышлы сораулар, һәм шулай ук әйдәп баручы Россия университетларын үстерү буенча чаралар планын гамәлгә ашыруга караган мәсьәләләр күтәрелде.