2016 елның 18 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына торак биналарны бушлай хосусыйлаштыру вакытын озайту турында закон проекты кертелде.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Торак кодексына ярашлы рәвештә гражданнарның торак биналарны хосусыйлаштыру мөмкинлеге 2016 елның 1 мартында бетә.
Закон проекты белән торакны бушлай хосусыйлаштыру мөмкинлеген 2017 елның 1 мартына кадәр озайтырга тәкъдим ителә. Бу Россия Федерациясенең торак биналардан социаль найм килешүе нигезендә файдаланучы барлык гражданнары да бушлай хосусыйлаштыру хокукларын кулланырга өлгерми калуларына бәйле. Әлеге закон проекты Дәүләт Думасы утырышында 2016 елның 24 февралендә каралыр, дип планлаштырыла.
Исегезгә төшерик: Татарстан Республикасында торак биналарны республика гражданнары милкенә тапшырганда документларны тутыру җирле үзидарә органнары тарафыннан, һәм шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарында урнашкан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) аша башкарыла.
КФҮ офислары адреслары исемлеге һәм эш режимы https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.сайтында урнаштырылган.