2016 елда Татарстан Республикасында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен алу буенча ХII ачык конкурс игълан ителә. Катнашучылар өчен конкурсны үткәрү тәртибе һәм шартлары www.pcq.ru сайтында гариза формасы белән бергә урнаштырылган кулланмада билгеләнгән.
Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләр бирү буенча Советының техник секретариаты тарафыннан кабул ителә. Гаризаларны шулай ук 2016 елның 31 маена кадәр түбәндәге электрон адрес буенча тапшырырга була: pcq2008@yandex.ru. Белешмәләр өчен телефон номерлары: (843) 292-04-95, 292-07-48.