2016 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый Совет утырышы узды. Ул «Татарстан Республикасының сәнәгать җитештерүе өчен фәнни эшкәртмәләрне адаптацияләүгә, технологияләрне һәм белемнәрне коммерцияләштерүгә ярдәм итәүче инфраструктурасын үстерү турында»гы сорауга багышланган иде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Яр Чаллыда XI Халыкара «Кама инновацияле-сәнәгать форумы» үз эшен тәмамлады. Гамәлдә булу вакытыннан алып беренче мәртәбә форум халыкара статус алды.
Аутизм турында бөтендөнья мәгълүмат бирү көненә туры китерелеп уздырыла торган акциянең максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге проблемага юнәлдерү.
Конкурс төрле яшьтәге мөмкинлекләре чикле кешеләргә системалы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, атап әйткәндә, аларның социаль-икътисадый интеграциясе өчен шартлар тудыруга.
Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы закон проектлары эшчәнлеге комиссиясе Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән закон проектын хуплады. Әлеге закон проекты Арбитраж идарәчеләренең Үзкөйләнүле оешмалары эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Форум кысаларында «Кама инновацияле-сәнәгать форумы-2016» пленар утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисадын үстерү ноктасы буларак «ИнноКам» территориаль-аерымланган үзәге үсеше турында» дип аталган доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева чыгыш ясады.
Россия Федерациясендә 2014 елдан бирле дәүләт контроле реформасын проектлау буенча эш алып барыла. Ул Россия Федерациясендә шул исәптән дәүләт контроле турында җыелма законның эшләнүен һәм кабул ителүен күздә тота.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында агымдагы елның 18 мартында Татарстан Республикасының Арча, Питрәч, Кукмара һәм Теләче муниципаль районнары өчен социаль-икътисадый үсеш стратегияләрен төзү соравына багышланган эксперт сессиясе үткәрелде.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларында социаль-икътисадый үсеш стратегияләрен төзү буенча эш алып барыла.
2016 елның 17-25 марты көннәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумы кысаларында проектларны яклау үткәрелә.