Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларында социаль-икътисадый үсеш стратегияләрен төзү буенча эш алып барыла.
Стратегик планлаштыруда катнашучылар тарафыннан муниципаль берәмлекләргә стратегия төзүдә ярдәм күрсәтү йөзеннән, 2016 елның апреле ахырына кадәр республика районнарында эксперт сессияләре оештырыла. Стратегик планлаштыруда катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм башкалар бар.
Шундый беренче сессия 2016 елның 18 мартында Арчада Татарстан Республикасының Арча, Питрәч, Кукмара һәм Теләче муниципаль районнары өчен оештырыла. Моннан тыш, әлеге сессия йомгаклары буенча пленар утырышка Балык Бистәсе, Саба, Балтач, Мамадыш, Әтнә муниципаль районнары вәкилләре чакырылган. Бу районнар тарафыннан төзелә торган стратегияләрнең мунипалитетлар арасында үзара килештерелергә тиешлеге белән бәйле.