Яр Чаллыда Кама инновацияле-сәнәгать форумы узды

2016 елның 22 марты, сишәмбе


Яр Чаллыда XI Халыкара «Кама инновацияле-сәнәгать  форумы» үз эшен тәмамлады. Гамәлдә булу вакытыннан алып беренче мәртәбә форум халыкара статус алды.

16 мартта узган пленар утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Социаль үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры урынбасары Павел Свистунов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады.

Тематик «түгәрәк өстәлләрдә» КУЭка ярдәм итү һәм продукцияләрне алга этәрү, бизнеста  инновацияләр сораулары да күтәрелде. Форум кысаларында оештырылган күргәзмәдә Яр Чаллы һәм Кама аръягы машина төзелеше предприятиеләрендә эшләнгән продукция үрнәкләре күрсәтелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International