Россия Федерациясендә 2014 елдан бирле дәүләт контроле реформасын проектлау буенча эш алып барыла. Ул Россия Федерациясендә шул исәптән дәүләт контроле турында җыелма законның эшләнүен һәм кабул ителүен күздә тота.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге тарафыннан үткәрелеп килгән чараларда эксперт сыйфатында даими рәвештә катнашып килә. 2016 елның 17 мартында «Тәвәккәллекле-юнәлешле якын килүләрне гамәлгә кертү һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәя бирү буенча иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу» темасына багышланган чираттагы эксперт семинары узды.
Семинарның төп темалары – тәвәккәллекле-юнәлешле якын килүләрне контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә куллану, шундый эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә бәя бирү һәм аны камилләштерүнең төбәк стандартлары.