Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында агымдагы елның 18 мартында Татарстан Республикасының Арча, Питрәч, Кукмара һәм Теләче муниципаль районнары өчен социаль-икътисадый үсеш стратегияләрен төзү соравына багышланган эксперт сессиясе үткәрелде.
Экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре һәм башка катнашучылар чыгыш ясады.
Киләсе атнада шундый ук эксперт сессияләре Татарстан Республикасының Түбән Кама һәм Мамадыш муниципаль районнарында оештырылачак.