ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

Сәфәр барышында делегация сәнәгать зонасындагы юлларны карады: Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм республика бюджеты хисабына реконструкцияләнә торган  Металлургия һәм Мотор, Производственный һәм Трубный проездлары булды.

2015 елда «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия  конкурсының гаризаларны карау этабы кысаларында 2015 елда КФҮнең иң яхшы универсаль белгече исеменә илебезнең 55  төбәгеннән булган кандидатлар белән шәхси әңгәмәләр сессиясе старт алды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  2016 елның  11 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды Попечительләр советының чираттагы утырышы үткәрелде.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль  хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru), һәм шулай ук КФҮ порталында (uslugi.tatarstan.ru/mfc)  2016 елның февраленнән гариза бирүчеләр өчен «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ) Дәүләт бюджет учреждениесенең егерме район һәм шәһәр филиалында кабул ителү өчен алдан язылып кую мөмкинлеге оештырыла. 

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына карата җайлау йогынтысын бәяләү турында тискәре бәяләмә бастырды.

Хәзерге вакытта Россия гражданнарына килү урынында һәм яшәү урынында теркәлү һәм гомумгражданлык паспортына яшәү урынында теркәлү һәм теркәлүдән төшү турында билге куйдыру хезмәтен сорап, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренә (КФҮ) мөрәҗәгать  итәргә була.

«Контракт мөнәсәбәтләре форумы» Иҗтимагый оешмасы, Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы белән бергә, 2016 елның 28 февралендә 11.00 сәгатьтә «2016 елга кабул ителгән бюджет йөкләмәләрен финанс ягыннан тәэмин итү үзенчәлекләре. Кризиска каршы чаралар» дигән темага вебинар үткәрә.

КУЭ субъектларына маркетиг һәм мәгълүмати ярдәм функцияләрен гамәлгә ашыру кысаларына «КУЭ»  Корпорациясе» АҖ  2016 елның 3 февралендә  Россия Федерациясенең максатчан шәһәрләрендә йорт хуҗалыклары (гражданнар) тарафыннан төрле категорияләрдәге товар һәм хезмәтләр күрсәтүнең агымдагы кулланылышына һәм түләүгә сәләтле ихтыяҗга карата маркетинг тикшеренүләре үткәрү буенча эшләр башкаруга ачык конкурс игълан итте. 

ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов тәкъдиме белән депутатлар «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» ТР Законының 3 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» һәм  «ТР моноюнәлешле муниципаль берәмлекләр (моношәһәрләр) территорияләрендә төзелгән АСИҮТ резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкаларын билгеләү турында»ТР законнары проектларын тикшерделәр.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә эшкуарлык эшчәнлеге  өлкәсендә җинаять кодексын либеральләштерү буенча кайбер чаралар тәкъдим итүче закон проектын кертте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International