Арбитраж идарәчеләренең Үзкөйләнүле оешмалары (ҮКО) турында закон проекты хупланды

2016 елның 19 марты, шимбә


Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы закон проектлары эшчәнлеге комиссиясе Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән закон проектын хуплады. Әлеге закон проекты  Арбитраж идарәчеләренең Үзкөйләнүле оешмалары эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Аерым алганда, Арбитраж идарәчеләренең Үзкөйләнүле оешмалары һәм аларның вазыйфаи затлары өчен, алар тарафыннан эшчәнлекләрен көйли торган закон таләпләре бозылган очракларда, административ җаваплылык билгеләү карала.

ҮКО тарафыннан кылынган административ хокук бозулар турында эшләрне карау буенча вәкаләтләр Росреестрга тапшырылыр, дип ниятләнелә.

Закон проекты  Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International