2016 елның 16-18 марты көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә XI Халыкара «Кама инновацияле-сәнәгать форумы-2016» чарасы үткәрелде. Форумның максаты – эре компанияләр тирәсенә кече һәм урта бизнесны интеграцияләү һәм импортны алыштыру программаларын гамәлгә ашыру юллары аша товар җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү.
Форум кысаларында «Кама инновацияле-сәнәгать форумы-2016» пленар утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисадын үстерү ноктасы буларак «ИнноКам» территориаль-аерымланган үзәге үсеше турында» дип аталган доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева чыгыш ясады.