Аутизм турында бөтендөнья мәгълүмат бирү көненә туры китерелеп уздырыла торган акциянең максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге проблемага юнәлдерү.
2016 елның 2 апрелендә Г.Камал исемендәге ТДАТ бинасы янындагы мәйданда 16 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр «Зажги синим!» хәйрия акциясе оештырыла. Аны «Эзләнү» Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Апрель» Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләдерү үзәге» ДБУ белән берлектә үткәрә.
Акциядә Казан шәһәре вузларында белем алучы студентлар, волонтерлар, аутизм проблемасы булган балаларның әти-әниләре, һәм шулай ук теләге булган бар кеше катнаша алачак.