19 мартта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Безнең Татарстан» форумы проектларын яклау үтә

2016 елның 18 марты, җомга


2016 елның 17-25 марты көннәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумы кысаларында проектларны яклау үткәрелә. Форумда катнашучылар үз идеяләрен һәр мәйданчык өчен аерым оештырылган эксперт комиссияләренә тәкъдир итәләр. Экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан Республикасы югары уку йортларының профессор-мөгаллимнәре, һәм шулай ук уңышлы эшләп килүче эшкуарлар һәм мәдәният вәкилләре чыгыш ясаячак.

«Эшкуарлык территориясе» мәйданчыгында катнашучылар проектларын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының (Мәскәү урамы,55) актлар залында 19 март көнне 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр яклыйлар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International