Коммерциячел булмаган оешма вәкилләре игътибарына! Инвалидлык бирелгән кешеләргә ярдәм проектларын финанслауга грантлар алу конкурсында катнашырга чакырабыз

2016 елның 21 марты, дүшәмбе


Конкурс төрле яшьтәге мөмкинлекләре чикле кешеләргә системалы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, атап әйткәндә, аларның социаль-икътисадый интеграциясе өчен шартлар тудыруга.

«Росбанк» ГАҖ һәм «Дорога вместе» Иминият фонды 2016 елның 16 мартыннан 29 апреленә кадәр Казан шәһәренең коммерциячел булмаган оешмаларын инвалидлыкка ия кешеләргә ярдәм проектларын финанслауга грантлар алу конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат «Росбанк» ГАҖ сайтында урнаштырылган: http://www.rosbank.ru/ru/about/corporate/vmeste.php.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International