Съезд йомгаклары буенча агроикътисадый сәясәтне камилләштерү, һәм шулай ук 2016-2017 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасына төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр эшләнде.
2016 елның 25 февраленнән 4 мартына кадәр «Сәнәгать (индустриаль) парклар төзү» чарасы буенча федераль субсидия алу максатыннан Татарстан Республикасының гомуми гаризасына керүгә дәгъва кылучы гаризаларны сайлап алу тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 октябрендәге 728нче карарына ярашлы рәвештә сәнәгать (индустриаль) парклар төзү» чарасы буенча федераль субсидияләр алу максатыннан Татарстан Республикасының гомуми гаризасына керүне дәгъвалаучы гаризалар кабул ителә.
2016 елның 17 февралендә Әлмәт шәһәрендә Әлмәт муниципаль район Советының 2015 елгы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2016 елгы бурычларга багышланган утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Субсидияләр үз эшчәнлекләрен республика территориясендә алып барган һәм биредә теркәгән, һәм шулай ук шәхси милекләрендә ТЧ булган гариза тапшыручыларга биреләчәк.Транспорт чарасы табигый газга (метанга) 2016 елның 1 мартыннан да иртә күчерелмәгән булырга тиеш.
Агымдагы елның 17-19 феврале көннәрендә Татарстан Республикасында Чиләбе өлкәсе делегациясенең эш сәфәре оештырылды. Делегацияне Чиләбе өлкәсе икътисадый үсеш министры Сергей Смольников җитәкли.
Катлаулы икътисадый вазгыятьне исәпкә алып, «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 179 маддәсе 2 пунктының дүртенче абзацының гамәлгә керүен туктатып тору турында» (алга таба – закон проекты) федераль закон проекты белән, 2016 елга дәүләт (муниципаль) программаларын, үз көченә кергәннән соң өч айдан да соңга калмый, бюджет турындагы законга (карарга) туры китерү турындагы норманың көчен туктату өчен хокукый нигезләр булдыру тәкъдим ителә.
Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Ситуацион үзәге мәйданчыгында видеоконференция форматында оештырылды. Чарада Россия Федерациясе субъектларының иң югары башкарма хакимияте вәкилләре һәм моношәһәрләр башлыклары катнашты.
Италия илчелеге ике ил арасындагы икътисадый мөнәсәбәтләргә яңа көч өстәү максатыннан Россиянең инвестицияләр кертү өчен иң яхшы төбәкләре рейтингын эшләгән.
«Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хокукый камилләштерү һәм төзелеш өлкәсендә эшкуарлык климатын яхшырту» «юл картасына» сәнәгать төзелеше, җылылык һәм су белән тәэмин итүгә, һәм шулай ук кулланылган суларны чыгаруга технологик кушылу өлкәсендә административ процедураларны оптимальләштерү буенча чаралар кертеләчәк», - дип хәбәр итте 2016 елның 10 февралендә Мәскәүдә үткән төзелеш буенча эшче төркем утырышы йомгаклары буенча Стратегик инициативалар агентлыгының иҗтимагый вәкиле Дмитрий Волков.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы бизнесны алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча губернаторлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күрсәткечләрне исәпләү методикасына үзгәрешләр кертте.