Инновацияләргә ярдәм итү фонды әлеге фонд тарафыннан имзаланган килешүләр һәм меморандумнар белән расланган үзара хезмәтәшлек турында ике яклы һәм күпьяклы халыкара программалар кысаларындагы инновацияле программаларны гамәлгә ашыруда катнашучы Россия оешмаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Халыкара программалар» конкурсының «Россия - Әрмәнстан халыкара хезмәттәшлеге программасы»нда катнашуга гаризалар туплый башлады.
2016 елның 5-6 октябре көннәрендә Vegas City Hall концерт залында (Мәскәү ш.) «Синергия» Университеты «Россия бизнесы геройлары» форумын уздыра. Форумның концепциясе шунда: үз идеяләрен тормышка ашыру белән бергә, ил икътисадын яхшы якка үзгәртүгә ирешкән булдыклы эшкуарларны бер көнне бер залга җыю.
2016 елның 26-28 октябре көннәрендә ресторан һәм кунакханә бизнесы профессионаллары өчен «HORECA KAZAN 2016» күргәзмәсе оештырыла.
Күргәзмә кысаларында өч мәйданчыкта чараларга бай эшлекле программа тәкъдим ителә.
Бүген икътисад министры Артём Здунов «Сочи-2016» Халыкара инвестицияле форумы кысаларында «Төбәк рейтинглары: драйвер яисә икътисадый тормозмы» дип аталган түгәрәк өстәлдә катнашты.
30 сентябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйль Шәйхразыев рәислегендә Татарстан Республикасында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр сораулары буенча ведомствоара эшче комиссия утырышы узды.
2016 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш комплексы оешмаларының 2016 елның I яртыеллыгындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
Исегезгә төшерәбез: 2016 елның августыннан Татарстан Республикасындагы барлык «Минем документларым» (КФҮ) офисларында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең федераль корпорациясе» АҖ хезмәтләрен алу оештырылды.
Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан 223-ФЗ номерлы Федераль закон буенча оештырыла торган сатып алуларда өстенлек үзебезнең/ Россия товарларына, эшләренә, хезмәт күрсәтүләренә биреләчәк (Россия Федерациясе Хөкүмәте карары, 16.09.2016, №925).
РФ Дәүләт Думасында «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 22 сентябрендәге 1180507-6 номерлы закон проекты карала. Әлеге закон проектына ярашлы рәвештә, бердәнбер тәэминатчыдан 44-ФЗ номерлы Закон нигезендә башкарыла торган сатып алулар суммасын биш тапкырга арттыру планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы Халыкара инвестицион форум кысаларында панель дискуссияләрдә берничә тәкъдим белән чыгыш ясады.
Панель дискуссияләрнең берсе «Җылылык базарының яңа моделе» темасына багышланган иде. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2014-2020 елларга энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.