Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 19-23 октябрь көннәрендә Дюссельдорф шәһәрендә (Германия Федератив Республикасы) үтә торган «К 2016» 20нче юбилей халыкара махсуслаштырылган пластмасса һәм каучуклар күргәзмәсендә катнаша. ТР делегациясе составына Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов та кергән.
Исегезгә төшерик, «К-2016» химия технологияләре өлкәсендә «беренче номерлы» күргәзмә булып санала, ул өч елга бер мәртәбә үткәрелә. Күргәзмәдә каучук һәм пластиклар өлкәсендә алып барылган тикшеренүләрнең иң соңгы казанышлары, продукциянең иң яңа төрләре, аларны эшкәртү һәм җитештерүнең иң алдынгы технологияләре, конструкцияләү методлары һәм тенденцияләре күрсәтелә. «Мессе Дюссельдорф» комплексының 19 павильонында бөтен дөньядан җыелган 3 меңнән артык экспонент үз эшкәртмәсен тәкъдим итәчәк. Күргәзмәгә 220 меңгә якын кеше килер, дип көтелә.
Моннан тыш, Германиягә эш сәфәре кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Төньяк Рейн – Вестфалия җирләренең эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуы да оештырылачак. Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Дюссельдорф обер-бургомистры Томас Гайзель белән әңгәмәсе дә планлаштырылган.