2016 елның 10 октябреннән 28 октябренә кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының балалар, яшьләр һәм КУЭ субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен үстерүгә һәм аларны матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база төзү аша фәнни-техник, инновацияләр һәм җитештерү сфераларында җәелдерүгә бәйле чыгымнарын финанслар белән тәэмин итү буенча конкурста катнашуга гаризалар җыя башлау турында игълан ителә.
Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» карары проекты әзерләнде һәм хәзерге вакытта гавами тикшерү процедурасын үтә.
2016 елның 4 октябрендә В. Г. Тимирясов исемендәге КИУ (ИЭУП) базасында Чистай шәһәрендә Эшкуарлык фабрикасы (Казан ш.) вәкилләре һәм, аны тәмамлап, уңышка ирешкәннәр, һәм шулай ук Чистай шәһәре Бизнес-инкубатор үзәге вәкилләре белән шәһәр эшкуарлары һәм студентлары арасында очрашу оештырылды.
2015 ел өчен ОЭСР, ЮНЕСКО, Евростат һәм Росстат күрсәткечләрен туплаган “Югары икътисад мәктәбе” Милли-тикшеренү университетының Статистик эзләнүләр һәм белем икътисады институты мәгълүматлары буенча, дөнья топ-20легендә Россия тугызынчы урынны били ($40,5 млрд). Ул рейтингта Бөекбритания һәм Бразилия арасында урнашкан. Рейтингның беренче өчлеге белән ара шактый зур: Япония өченче урында ($166,9 млрд), икенчедә — Кытай ($368,7 млрд), лидер — АКШ ($457 млрд).
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында 2016 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Төзелеш кластерына керү потенциалы булган предприятиеләрнең гомуми җыелышы уздырылды. Анда тантаналы төстә кластерның сәнәгый эшчәнлегендә катнашу турында килешүләр имзаланды һәм кластерны үстерү концепциясе кабул ителде. Җыелыш Татарстан Республикасы Төзелеш кластерының барлыкка килүен аңлатты.
V Бөтенроссия Чакыру кубогы финалы кысаларында агымдагы елның 26 сентябреннән 16 октябренә кадәр http://innovacup.ru/Vote.aspx сайтында «Россиянең иң яхшы инновацияле төбәге - 2016» исеменә тавыш бирүләр бара. Тавышларны стационар компьютерлардан һәм мобиль телефоннардан, шул исәптән социаль челтәрләр аша бирергә мөмкин.
Бүген Казан Ратушасында Стратегик эшләнмәләр үзәге тарафыннан оештырылган «Киләчәккә күз ташлап. 10 елдан соң Россия нинди булыр» эксперт сессиясе үтте.
Сессия «Киләчәктәге Россия: позитив көн тәртибе» проекты кысаларында уздырылды. Әлеге проект 2018 – 2024 елларда Россияне үстерү стратегиясен эшләүгә юнәлдерелгән тикшеренүләрнең бер өлеше булып тора.
«КАМАЗ» Мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган «Мои года – мое богатство» дип аталган бәйрәм программасы оештырылды. Бәйрәмгә 650дән артык сугыш һәм хезмәт ветераны, КАМАЗ төзелеше ударниклары, шәһәрнең атказанган хезмәткәрләре чакырылган иде.
2016 елның 10–14 октябре көннәрендә Ставрополье краенда ел саен үткәрелә торган «Инновацияләр атнасы» Форумы уздырыла.
Быел форум ике шәһәрдә – Ессентукида һәм Ставропольеда – берничә мәйданчыкта үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар – август айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
2016 елның гыйнвар – август айлары өчен гомуми рейтингында Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.