Кече бизнесның ДХП проектларында хосусый инициативаларның роле Санкт-Петербургта үткәрелә торган семинарда тикшереләчәк

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

«Мәскәү биржасы» ГАҖ һәм LECAP юридик фирмасы «Финанс ресурслары чикле булган шартларда социаль инфраструктура булдыру проектларын финанслау. Кече бизнесның ДХП проектларында хосусый инициативаларның роле» дип аталган семинарда катнашырга чакыра.

Ел саен үткәрелә торган әлеге семинар бизнес вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләре өчен дәүләт-хосусый партнерлыгы (ДХП) принципларында социаль әһәмияткә ия инвестицияле проектларны финанслар белән тәэмин итү проблемаларына бәйле бик күп сорауларны тикшерү буенча уникаль мәйданчыкка әверелде.

Уздырылу датасы: 2016 елның 27 октябре, 09:30 дан 17:30 га кадәр.

Уздырылу урыны: «Санкт-Петербург Милек фонды» АҖнең Аукционнар залы, Санкт-Петербург ш., Гривцов тыкрыгы, 5.

Семинарда катнашу һәм чараның программасына бәйле барлык сораулар буенча түбәндәге телефон номерына: (495) 363-32-32 яисә  электрон почта адресына: invop@yandex.ru мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International