Россия Федерациясе Хөкүмәте проект офисы эше регламентын хуплады

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте  2016 елның 13 октябрендә узган утырышында Проект офисы эшчәнлеген оештыру нигезләмәсе проектын хуплады. Сайлап алынган өстенлекләрнең максатчан күрсәткечләре һәм аларны финанслау күләме чагылыш тапкан проект паспортлары агымдагы елның декабрь аенда расланыр, дип көтелә.

Документка ярашлы рәвештә, проектлар портфеле совет президиумы тарафыннан формалаштырыла. Ул проектларны гамәлгә ашыруның башлануы һәм тәмамлануы турында карарлар кабул итә, һәм шулай ук нәтиҗәләрен бәяли. Хөкүмәтнең проект эшчәнлеге департаменты федераль проект офисы булачак. Департамент проектларны һәм  программаларны сайлап алачак, аларны мониторинглауны да  алып барачак, һәм шулай ук дәүләт органнарына проект эшен оештыруда ярдәм күрсәтәчәк. Һәр өстенлекле юнәлеш буенча аерым проект комитеты төзелеп, аларның карарлары ведомстволар өчен мәҗбүри булачак. Комитетлар эше белән өстенлекле юнәлешләр кураторлары -  вице-премьерлар җитәкчелек итәчәк.

2017 елның уртасыннан проектлы идарә өлкәсендә эшләүче җитәкченең квалификациясенә карата таләпләр кертү планлаштырыла – әлеге критерий совет президиумы тарафыннан расланган булырга тиеш. Проект командаларына  консультация ярдәме  Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХ и ГС) базасында төзеләчәк Проект менеджменты үзәге тарафыннан күрсәтелер, дип ниятләнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International