Агымдагы елның 19-23 октябре көннәрендә Дюссельдорф шәһәрендә (Германия) үткәреләчәк «К 2016» 20нче халыкара махсуслаштырылган пластмасса, каучук һәм аларны эшкәртү җиһазлары күргәзмәсе кысаларында Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучылар өчен бизнес-миссия оештырыла.
Исегезгә төшерик, «К 2016» күргәзмәсе полимерлар өлкәсендә дөнья күләмендә иң эре күргәзмәләрнең берсе булып тора, анда полимер материалларны уйлап табу һәм җитештерү өлкәсенә караган иң соңгы казанышлар, продукциянең иң яңа төрләре, аларны эшкәртү һәм җитештерүнең иң алдынгы технологияләре, конструкцияләү методлары күрсәтелә.
Җитештерү предприятиеләре продукциясе «ИННОКАМ» Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының Messe Dusseldorf күргәзмә үзәгендә урнашачак берләштерелгән стендында күрсәтелә.
Моннан тыш, Германиягә бизнес-миссия кысаларында, 21 октябрь көнне Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләренең Нидерландиягә баруы планлаштырыла. Әлеге сәфәр кысаларында Автомобиль кластерына (Хельмонд ш.) һәм Автомобиль төзелеше буенча уку-методик үзәгенә бару каралган.