2017 елның февралендә Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) социаль-икътисадый үсеш буенча иң яхшы төбәк тәҗрибәләре тупланган онлайн-китапханә тәкъдим итәчәк. «Дөрес карарлар кибете» дип аталган мәгълүмат ресурсына хакимиятнең федераль органнары хезмәткәрләре, төбәк идарә командалары һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре керә алачак.
Методологик яктан эшкәртелеп бетерелгәннән соң, СИА төбәк проектларын «иң яхшы тәҗрибәләр китапханәсенә» берләштерәчәк һәм мәгълүмат системасына урнаштырачак.
«Кибетне» тәкъдир итү 2017 елның февраленә планлаштырылган, ул Сочида инвестицияле форум үткәрү вакытына туры китерелә», - дип хәбәр итте СИА төбәк челтәрен үстерү идарәсе җитәкчесе Вера Емельянова.
Уңыш казанган тәҗрибә үрнәкләреннән тыш, «кибеттә», төбәкләр тарафыннан икътисадның аерым өлкәләрендә куллану мөмкинлегенә ия, әзер чишелешләре, стандартлары һәм кагыйдәләре булган тармак модельләре дә тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, туризм кластерын төзү яисә авыл территорияләрен үстерү модельләре.