2016 елның 24-26 октябре көннәрендә Саклык банкының Корпоратив университетында, шул исәптән моношәһәрләрдә шәһәр мохите сыйфатын яхшырту өлешендә, «Моношәһәрләр» милли өстенлекле юнәлешен гамәлгә ашыруны тәэмин итү сораулары буенча семинар үткәрү планлаштырыла.
Семинар Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем тарафыннан, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» КБО һәм «Саклык банкы» ГАҖ белән берлектә, РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов күрсәтмәсе буенча оештырыла.
Семинар кысаларында менеджментның яңа технологияләре тәкъдир ителәчәк, милли проект кысаларында моношәһәрләрне үстерү проектларын гамәлгә ашырганда аларны куллану принциплары каралачак.
2017-2018 елларга «Моношәһәр» юнәлеше күрсәткечләрен үтәү буенча тәкъдимнәр эшләүгә караган проектлы төркем эшен оештыру планлаштырыла, әйтик, монобәйлелектән котылу, яңа эш урыннары ачу, инвестицияләрне җәлеп итү, «Төзекләндерү буенча биш адым» концепциясе чараларын гамәлгә ашыру. Төркемләп эшләү нәтиҗәләре буенча иң яхшы тәкъдимнәр сайланачак һәм күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасыннан әлеге чарада ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева һәм республика моношәһәрләре башлыклары катнашачак.