Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов «Россиядә интеллектуаль милек системасын үстерү» XX халыкара фәнни-гамәли конференциясендә доклад белән чыгыш ясады

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе  Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) һәм Сәнәгать милке буенча Федераль институт (СМФИ)  2016 елның 19-20 октябре көннәрендә «Россиядә интеллектуаль милек системасын үстерү» XX халыкара фәнни-гамәли конференциясен уздырды.

Конференция кысаларында интеллектуаль милек сферасын үстерүнең иң кискен һәм көнүзәк сораулары, хокук куллануның иң яхшы тәҗрибәләре, норматив көйләү мәсьәләләре, сәнәгать милке, авторлык һәм чиктәш хокук өлкәләрендә дөнья тәҗрибәсен өйрәнү сораулары каралды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан конференциядә доклад белән министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады.

Шулай ук видеоконференция режимында узган пленар утырышта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан ФТМҮ» ТР ДУП, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International