Ростех кече һәм урта бизнестан сатып алуларга багышланган конференциягә чакыра

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

«Россия технологияләре» Дәүләт корпорациясе (Ростех) 2016 елның 24 октябрендә Мәскәү шәһәрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан сатып алу сорауларына багышланган  конференция оештыра. Әлеге чарада кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, корпорациягә кергән оешмалар, һәм шулай ук хакимият органнары вәкилләре катнашачак. Конференция РФ Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә, Монополиягә каршы Федераль хезмәт һәм «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Федераль корпорация» АҖ (КУЭ Корпорациясе) тарафыннан уздырыла.

Конференциянең бурычы – дәүләт тарафыннан сатып алулар өлкәсендә җайлау вәкаләтләре бирелгән вәкилләр һәм Ростех вәкилләре белән турындан-туры аралашу форматында кече һәм урта бизнес вәкилләрен корпорациянең сатып алулар системасы мөмкинлекләре белән таныштыру.

Чарада катнашу бушлай, урыннар саны чикле.

Чараны үткәрү урыны: Мәскәү, Олимпия проспекты, 18/1, «AZIMUT Отель Олимпик Москва», 4нче кат.

Конференциядә катнашу сораулары буенча  Клочун Алена Геннадьевнага мөрәҗәгать итәргә кирәк: тел. 8 (495) 988–89–92; e-mail: klochun@abvexpo.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International