Уфада ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләрендәге кече бизнесның икенче форумы узачак

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Башкортостан Республикасы башкаласы Уфада 2016 елның 1-2 декабре көннәрендә ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләрендәге кече бизнесның икенче форумы узачак.

Чараның төп бурычы - кече һәм урта предприятиеләр арасында хезмәттәшлекне үстерү һәм кече бизнеска ярдәм итү буенча халыкара тәҗрибә уртаклашу максатларында «R2R» («төбәк белән төбәк») принцибы буенча үзара эш итүне оештыру.

Форум эшендә  Россиядән һәм ШОС, БРИКС илләреннән килгән 600дән артык делегат катнашачак, алар арасында хакимиятнең федераль органнары вәкилләре, төбәк башлыклары, предприятие, бизнес-ассоциация җитәкчеләре, эксперт һәм фәнни җәмәгатьчелек  эшлеклеләре бар.

Форумда катнашырга теләүчеләрне теркәү ufabusinessforum.ru порталында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International