Җиденче Россия - Азәрбайҗан төбәкара форумы 2016 елның 1 ноябрендә Баку шәһәрендә үтәчәк. Форумның максаты - агросәнәгать секторы, транспорт, энергетика, туризм һәм гуманитар өлкәдә Россия Федерациясе һәм Азәрбайҗан Республикасы арасында ике яклы төбәкара хезмәттәшлекне тирәнәйтү.
Форумның эшлекле программасында пленар утырыш, һәм шулай ук дүрт тематик түгәрәк өстәл оештыру һәм үткәрү каралган.
Шулай ук форум программасы В2В очрашу форматында элемтәләр биржасын уздыруны күз уңында тота. Әлеге чарада тәкъдим ителгән продукциягә һәм хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗы булган, кызыксынган кулланучылар белән яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру максатында Россия һәм Азәрбайҗан компанияләре вәкилләре катнашачак.
Форумда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны, түбәндәге телефон номерына шалтыратып, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында белергә була: +7 (495) 650-87-00.