ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген, 30 сентябрьдә, Сочида халыкара инвестицияле форумның рәсми порограммасы ачылышы булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан беренче чара «Бюджет пирогы: ничек дөрес итеп бүлергә?» темасына Саклык банкы тарафыннан оештырылган эшлекле иртәнге аш булды.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Халыкара инвестицион форумның пленар утырышында катнашты.

Пленар утырыш «Дәүләт идарәсенең яңа сыйфаты: үсеш өчен проектлар, тормыш өчен проектлар» темасына багышланды. Утырышта катнашучылар алдында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

 

 

Бүген Сочидагы Халыкара инвестицион форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барысын да 200 һәм 2000 сумлык номиналлы яңа купюраларга эләгү хокукына Россия Банкы игълан иткән конкурста Казан өчен тавыш бирергә өндәде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов барысын да Казанга чакырды.

 

Россиянең  «ТАСС» Мәгълүмат агентлыгы,  «КУЭ Корпорациясе» АҖ белән берлектә,  2016 елның  30 сентябрендә, бизнес-коммуникацияләрнең «ТАСС-Бизнес» дип аталган яңа заманча  онлайн-мәйданчыгын кулланып,  КУЭ субъектлары өчен кайбер бушлай сервисларны эшләтеп җибәрде.

 

«Энерджинет» (EnergyNet) «акыллы» энергия челтәрләрен төзү буенча  Милли технологик инициатива (МТИ) «юл картасы»  Икътисадны модернизацияләү һәм инновацияле үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында хупланды. Әлеге чара 28 сентябрь көнне Мәскәү янындагы Горкида узды.

 

Конкурслар  Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң эреләрдән саналган  GenerationS стартап-акселераторы кысаларында уза. Аларның максаты - Россия сәнәгатенең төп технологик юнәлешләренә игътибарны җәлеп итү, һәм шулай ук җитештерү технологияләрен үстерүдә компанияләр ихтыяҗына туры килгән өстенлекләрне ачыклау. Мондый  формат Милли технологик инициативаның  «Технет» эшче төркеме составына кергән  компанияләр өчен компетенцияләр булдыруга һәм оригиналь чишелешләр уйлап табуга ярдәм итәчәк.

 

Статс-секретарь – РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев югары технологияле компанияләр - милли чемпионнар өчен ментор программасын эшләтеп җибәрүгә багышланган киңәшмә үткәрде.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумында катнашу өчен Сочи шәһәренә килде, форум 2016 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр Олимпия паркының Төп медиаүзәгендә булачак.

 

 


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сочидагы Халыкара инвестицион форумда Татарстан Республикасы белән «Россети» ГАҖ мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россети» ГАҖ генераль директоры Олег Бударгин кул куйды.

 


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәслегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең чираттагы утырышы узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International