Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерү өчен кирәкле товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр базарлары исемлеге проекты эшләнде (алга таба – Исемлеге).
Исемлекне төзегәндә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1738-р күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү стандарты таләпләренә ярашлы рәвештә, аңарга көндәшлекне үстерүгә каршылык тудыручы шактый проблемаларның булуы белән сыйфатлана торган базарлар кертелде.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева «Менделеевск шәһәре» моноюнәлешле муниципаль берәмлегендә сәнәгать паркларын үстерү буенча үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә 2016 елның 2 ноябрендә «Аммоний» АҖ территориясендә уздырылды.
Казан шәһәре «Пирамида» Мәдәни-күңел ачу комплексында (Мәскәү ур., 3) 2016 елның 8 ноябрендә 10.00 сәгатьтә «Россиянең яшь эшкуары – 2016» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалына һәм иң яхшы бизнес-проектлар конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара оештырыла.
Дүшәмбе, 2016 елның 7 ноябрендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Бизнес Десант» белем бирү проектының икенче сезоны үзенең эшен башлап җибәрәчәк. Быел беренче семинар Менделеевск шәһәрендә оештырылачак һәм Менделеевск муниципаль районы эшкуарларын үзенә җыячак. 8 ноябрь көнне «Бизнес Десант» - Яр Чаллыга, 9 ноябрьдә Зәй һәм Баулыга барачак, 10 ноябрьдә – Бөгелмә һәм Арчага, 11 ноябрь көнне Түбән Камага юл тотачак. Чаралар календарен һәм проект турында тулырак мәгълүматны bizdesant.ru сайтында яисә 8 800 500 88 14 һәм 8 843 524 90 90 кайнар линия телефон номерлары буенча белергә мөмкин.
11 ноябрь көнне Мәскәүдә «Икътисадчы көне» һөнәри бәйрәменә багышланган Бөтенроссия икътисадый җыены уздырылачак.
Хөрмәтле эшкуарлар! Сезгә шуны хәбәр итәбез: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында Сез Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан контроль-күзәтү чаралары үткәрелгәндә юридик затларга, шәхси эшкуарларга карата куела торган мәҗбүри таләпләр турындагы мәгълүмат белән таныша аласыз.
Бу турыда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә «бер тәрәзә» принцибы буенча оештырылу ихтималы булган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең тәкъдим ителгән исемлегенә үзгәрешләр кертү турында» карары проекты Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнде һәм хәзерге вакытта Норматив-хокукый актларның федераль порталында иҗтимагый тикшерү үтә.
«Синергия» Университеты Халыкара икътисадчылар берлеге белән уртак Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә «Ел икътисадчысы»
конкурсын оештыра. Әлеге конкурсның төп максатлары — Россия икътисадый элитасын ачыклау, игътибарны икътисадның актуаль проблемаларына җәлеп итү һәм 2022 елга кадәр Россиянең икътисадый үсеше программасын эшләү.
Казан (Идел буе) федераль университетының Инновацияле үсеш идарәсе базасында «Умник» программасына әзерлек буенча вузара проектларның берсе булган Яшь инноваторлар мәктәбе эшенә старт бирелде.
Бүген «Минем документларым» челтәренең махсуслаштырылган офисларының берсендә эшкуарлык субъектларына түбәндәге дәүләт хезмәтләре күрсәтелә: юридик затлар яисә шәхси эшкуарларны теркәү, Росреестр, Салым хезмәте, Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды, ЭЭМ мәгълүмати системаларыннан өземтәләр алу, һәм шулай ук күчемсез милеккә хокукны теркәү, эшкуарлык эшчәнлеген башлау турында хәбәр итү һ.б.лар. Шулай ук махсуслаштырылган хезмәтләр дә алырга мөмкин: мәгълүмати-консультацион хезмәтләр һәм дәүләт ярдәме чаралары, «КУЭ Корпорациясе» АҖ, «Россия экспорт үзәге» АҖ, финанс-кредит оешмалары, иминият компанияләре һәм башка ярдәм күрсәтү хезмәтләре һәм бизнес өчен сервислар.