11 ноябрь көнне Мәскәүдә Бөтенроссия икътисадый җыены үткәреләчәк

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

11 ноябрь көнне   Мәскәүдә «Икътисадчы көне» һөнәри бәйрәменә багышланган Бөтенроссия икътисадый җыены уздырылачак.

Әлеге чараны  Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы ярдәме белән Россиянең Ирекле икътисадый җәмгыяте оештыра.

Җыенның төп максатлары арасында - «Россия  глобаль дөньяда: икътисадый үсешнең яңа модельләрен эзләү» темасы буенча киң дискуссия оештыру, Россия икътисадын  модернизацияләү һәм илнең социаль-икътисадый үсешенең нәтиҗәле моделен эшләү сораулары буенча көчләрне туплау.

Бөтенроссия икътисадый җыены эше программасы белән  түбәндәге адрес буенча урнашкан Россиянең Ирекле икътисадый җәмгыяте сайтында танышырга мөмкин: www.veorus.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International