Казан (Идел буе) федераль университетының Инновацияле үсеш идарәсе базасында «Умник» программасына әзерлек буенча вузара проектларның берсе булган Яшь инноваторлар мәктәбе эшенә старт бирелде.
«Умник» программасының максаты - фәнни-техник һәм инновацияле эшчәнлек аша үз сәләтләрен күрсәтергә омтылган 18дән алып 30 яшькәчә булган яшь галимнәргә ярдәм итү, һәм шулай ук яшь галимнәрне фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләрен коммерцияләштерү өчен кирәкле кече инновацияле предприятиеләр төзүгә этәрү. Программада җиңүчеләр 500 000 сум күләмендәге грант акчаларына ия булачаклар.
Әлеге Мәктәпнең ачылышында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады. Ул республика буенча кече инновацияле предприятиеләр санының артуын билгеләп үтте һәм тыңлаучыларга инновацияле проектларны коммерцияләштерү эшендә алга таба да зур уңышлар теләде.