Эшкуарлар өчен «Бизнес Десант 2016» дип аталган бушлай семинарлар сериясенә старт 7 ноябрь көнне Менделеевск районында биреләчәк

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Дүшәмбе, 2016  елның  7 ноябрендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  «Бизнес Десант» белем бирү проектының икенче сезоны үзенең эшен башлап җибәрәчәк. Быел беренче семинар Менделеевск шәһәрендә оештырылачак һәм Менделеевск муниципаль районы эшкуарларын үзенә җыячак. 8 ноябрь көнне  «Бизнес Десант»  - Яр Чаллыга, 9 ноябрьдә Зәй һәм Баулыга барачак, 10 ноябрьдә – Бөгелмә һәм Арчага, 11 ноябрь көнне Түбән Камага юл тотачак. Чаралар календарен һәм проект турында тулырак мәгълүматны  bizdesant.ru сайтында яисә 8 800 500 88 14 һәм 8 843 524 90 90 кайнар линия телефон номерлары буенча белергә мөмкин.

Һәр семинар барышында муниципаль районнарда эшләүче эшкуарлар дәүләт ярдәмен ничек итеп җиңел һәм тиз арада  алып булуы турында беләчәкләр, тәҗрибәле бизнес-тренерлар һәм экспертлар белән бергә үзләренең бизнес-бурычларын тикшерәчәкләр, кызыксындырган сорауларын бирү һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлегенә ия булачаклар. Проект турында тулырак мәгълүмат  http://bizdesant.ru/  сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International