«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларының «К-2016» Халыкара полимер продукциясе күргәзмәсендә катнашуын оештырды. Әлеге күргәзмәнең рәсми ачылышы агымдагы елның 19 октябрендә Дюссельдорф шәһәрендә (Германия) үтте.
«Мәскәү биржасы» ГАҖ һәм LECAP юридик фирмасы «Финанс ресурслары чикле булган шартларда социаль инфраструктура булдыру проектларын финанслау. Кече бизнесның ДХП проектларында хосусый инициативаларның роле» дип аталган семинарда катнашырга чакыра.
Башкортостан Республикасы башкаласы Уфада 2016 елның 1-2 декабре көннәрендә ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләрендәге кече бизнесның икенче форумы узачак.
2016 елның 24-26 октябре көннәрендә Саклык банкының Корпоратив университетында, шул исәптән моношәһәрләрдә шәһәр мохите сыйфатын яхшырту өлешендә, «Моношәһәрләр» милли өстенлекле юнәлешен гамәлгә ашыруны тәэмин итү сораулары буенча семинар үткәрү планлаштырыла.
Россия Федерациясе Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) һәм Сәнәгать милке буенча Федераль институт (СМФИ) 2016 елның 19-20 октябре көннәрендә «Россиядә интеллектуаль милек системасын үстерү» XX халыкара фәнни-гамәли конференциясен уздырды.
«Россия технологияләре» Дәүләт корпорациясе (Ростех) 2016 елның 24 октябрендә Мәскәү шәһәрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан сатып алу сорауларына багышланган конференция оештыра. Әлеге чарада кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, корпорациягә кергән оешмалар, һәм шулай ук хакимият органнары вәкилләре катнашачак. Конференция РФ Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә, Монополиягә каршы Федераль хезмәт һәм «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Федераль корпорация» АҖ (КУЭ Корпорациясе) тарафыннан уздырыла.
Агымдагы елның 19-23 октябре көннәрендә Дюссельдорф шәһәрендә (Германия) үткәреләчәк «К 2016» 20нче халыкара махсуслаштырылган пластмасса, каучук һәм аларны эшкәртү җиһазлары күргәзмәсе кысаларында Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучылар өчен бизнес-миссия оештырыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 19-23 октябрь көннәрендә Дюссельдорф шәһәрендә (Германия Федератив Республикасы) үтә торган «К 2016» 20нче юбилей халыкара махсуслаштырылган пластмасса һәм каучуклар күргәзмәсендә катнаша. ТР делегациясе составына Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов та кергән.
Россия Федерациясе Хөкүмәте 2016 елның 13 октябрендә узган утырышында Проект офисы эшчәнлеген оештыру нигезләмәсе проектын хуплады. Сайлап алынган өстенлекләрнең максатчан күрсәткечләре һәм аларны финанслау күләме чагылыш тапкан проект паспортлары агымдагы елның декабрь аенда расланыр, дип көтелә.
Җиденче Россия - Азәрбайҗан төбәкара форумы 2016 елның 1 ноябрендә Баку шәһәрендә үтәчәк. Форумның максаты - агросәнәгать секторы, транспорт, энергетика, туризм һәм гуманитар өлкәдә Россия Федерациясе һәм Азәрбайҗан Республикасы арасында ике яклы төбәкара хезмәттәшлекне тирәнәйтү.