Хөрмәтле эшкуарлар! Сезгә шуны хәбәр итәбез: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында Сез Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан контроль-күзәтү чаралары үткәрелгәндә юридик затларга, шәхси эшкуарларга карата куела торган мәҗбүри таләпләр турындагы мәгълүмат белән таныша аласыз:
- тикшерүләрне үткәргәндә эшкуарлык субъектлары тарафыннан тапшырыла торган документлар исемлеге турында;
- мәҗбүри таләпләрне билгели торган норматив-хокукый актлар турында;
- мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен, эшкуарлык субъектларына карата закон тарафыннан билгеләнгән санкцияләр турында.
Әлеге материаллар белән түбәндәге сылтама буенча барып танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/state_control.htm.