Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Көндәшлекне үстерү стандарты буенча базарлар исемлеге проекты эшләнде

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерү өчен кирәкле товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр базарлары исемлеге проекты эшләнде  (алга таба – Исемлеге).

Исемлекне төзегәндә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2015 елның 5 сентябрендәге 1738-р күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү стандарты таләпләренә ярашлы рәвештә, аңарга көндәшлекне үстерүгә каршылык тудыручы шактый проблемаларның булуы белән сыйфатлана торган базарлар кертелде.

Өстенлекле базарлар исемлегенә түбәндәгеләр керде:

1. Химия продукцияләре базары.

2. Мәгълүмати технологияләр.

3. Мәгариф базары.

4. Яшелчәчелек һәм үсемлек майлары җитештерү базары.

5. Резина шиннар, покрышкалар, камералар һәм синтетик каучук җитештерү базары.

6. Пластмасса эшләнмәләр базары.

7. Кирпеч  һәм яндырылган балчыктан эшләнгән башка төр төзелеш материаллары җитештерү базары.

8. Ит, ит эшләнмәләре һәм авыл-хуҗалыгы кош-корты ите җитештерү базары.

9. Кунакханәләр һәм рестораннар эшчәнлеге.

10. Йөк автомобильләре һәм аларны комплектлаштыру өчен кирәкле өлешләр җитештерү базары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International