ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 24-25 октябре көннәрендә Санкт-Петербургта  «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: үзара килешүне  эзләү диалогы» гомумроссия форумы эшли. Быел форум үзенең унбиш еллыгын билгеләп үтә. Форум «Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында» 172-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру сорауларын тикшерү өчен база мәйданчыгына әвереләчәк.

 


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы үтте. 

Бүген ТР Икътисад министрлыгы вәкиле «Мәрхәмәт - Милосердие» ТР Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең  «Иң мөһим һәм перспективалы социаль-гуманитар проектларның презентациясе» темасына багышланган утырышында катнашты.

 

2016 елның 27 октябрендә Мәскәүдә «Калибр»  технопаркы территориясендә «Сәнәгый Россия 4.0: алгарышлы үсеш механизмнары» гамәли конференциясе үткәрелә. Конференцияне Кластерлар һәм технопарклар  ассоциациясе оештыра.

 

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында   агымдагы елның 20 октябрендә 2016 елның 9 ае һәм 2016 елга көтелгән нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын тикшерүгә багышланган баланс комиссиясе утырышы уздырылды.

 

Конкурс барышында, Россия Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацияле үстерү Советы Президиумы тарафыннан расланып, түбәндәге юнәлешләргә караган Милли технологик инициатива юл карталарын гамәлгә ашыру кысаларында НИОКРны үтәүне күз уңында тоткан проектларны сайлап алу планлаштырыла.

 

Агымдагы елның 19 һәм 20 октябре көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында өч комитетның утырышы узды. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Социаль сәясәт комитеты эшендә – Олег Пелевин, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты эшендә Айрат Шәмсиев катнашты. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе  булып «2017 елга һәм 2018, 2019 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын тикшерү торды.

 

«Татарстан Республикасы кече бизнесының лизинг компаниясе» ҖЧҖ (алга таба – Лизинг компаниясе) һәм «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО (алга таба – Фонд) арасында җаваплылык йөкләмәләрен бирү программасында катнашу турында төзелгән килешү кысаларында Фонд хезмәткәрләре тарафыннан Лизинг компаниясе хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары үткәрелде. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешенә багышланган журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча VII Республика конкурсы башлануын игълан итә.

 

Агымдагы елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы буенча Россия ФСХ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның җәмәгать оешмалары, ассоциацияләре, бизнес-җәмәгатьчелек катнашлыгындагы утырышы үтте. Утырышта «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен салым преференцияләре» темасына багышланган доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул җитәкчеләрне кече һәм урта эшкуарлык субъектлары әле тагын бер ел файдалана алачак салым преференцияләре турындагы хәбәрне урыннарда тиешле адресатларга җиткерү буенча эшне көчәйтергә чакырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International