«Яшь эшкуар – 2016» конкурсының төбәк этабы нәтиҗәләрен 8 ноябрьдә ясаячаклар

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре «Пирамида» Мәдәни-күңел ачу комплексында (Мәскәү ур., 3) 2016 елның 8 ноябрендә  10.00 сәгатьтә «Россиянең яшь эшкуары – 2016» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы  финалына һәм иң яхшы бизнес-проектлар конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара оештырыла.

Чарада кунак сыйфатында теләге булган һәркем катнаша ала. Катнашучыларны һәм тамашачыларны мавыктыргыч шоу-программа, финалистларның чыгышлары, танылган җәмәгать һәм сәяси эшлеклеләр, дәүләт органнары, югары мәктәп, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре  белән аралашулар һәм башка күңелле сюрпризлар көтә. Чарада финалистларга иң яхшы сорау биргән тамашачы кыйммәтле бүләккә ия булачак. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International