«Ел икътисадчысы» конкурсына гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

«Синергия» Университеты Халыкара икътисадчылар берлеге белән уртак Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә «Ел икътисадчысы»

конкурсын оештыра. Әлеге конкурсның төп максатлары  — Россия икътисадый элитасын ачыклау, игътибарны икътисадның актуаль проблемаларына җәлеп итү һәм 2022 елга кадәр Россиянең икътисадый үсеше программасын эшләү.

Конкурсантлар алдында торган бурыч — «2022 елга кадәр Россиянең икътисадый үсеше программасы» темасына проект эшләү.

Конкурста катнашу өчен  гаризалар  2016 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2016 елның 21-22 ноябре көннәрендә Crocus City Hallда елның иң эре бизнес-вакыйгасы - Synergy Global Forum кысаларында уздырылачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән ЭкономистГода.рф сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International