Бүген «Минем документларым» челтәренең махсуслаштырылган офисларының берсендә эшкуарлык субъектларына түбәндәге дәүләт хезмәтләре күрсәтелә: юридик затлар яисә шәхси эшкуарларны теркәү, Росреестр, Салым хезмәте, Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды, ЭЭМ мәгълүмати системаларыннан өземтәләр алу, һәм шулай ук күчемсез милеккә хокукны теркәү, эшкуарлык эшчәнлеген башлау турында хәбәр итү һ.б.лар. Шулай ук махсуслаштырылган хезмәтләр дә алырга мөмкин: мәгълүмати-консультацион хезмәтләр һәм дәүләт ярдәме чаралары, «КУЭ Корпорациясе» АҖ, «Россия экспорт үзәге» АҖ, финанс-кредит оешмалары, иминият компанияләре һәм башка ярдәм күрсәтү хезмәтләре һәм бизнес өчен сервислар.
«Минем документларым» офисларының адреслары һәм эш режимнары турында мәгълүмат тбәндәге сайтта урнашкан: https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.