Менделеевскида сәнәгать паркларының инвестицияле проектлары тикшерелде

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева «Менделеевск шәһәре» моноюнәлешле муниципаль берәмлегендә сәнәгать паркларын үстерү буенча үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә 2016 елның 2 ноябрендә «Аммоний» АҖ территориясендә уздырылды.

Киңәшмәдә «Аммоний Агро»  сәнәгать паркын төзү һәм «Менделеевск сәнәгать үзәген төзү» һәм аларны «Моношәһәрләрне үстерү фонды» КБО ягыннан ихтимал булган финанслаулар» инвестицияле проектларын гамәлгә ашыру сораулары каралды.

Киңәшмәдә  шулай ук республиканың Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре һәм «Аммоний» АҖ  Директорлар советы  рәисе Ринат  Ханбиков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International