Аерым төр товарларны экспортлау/импортлау өчен лицензия һәм башка рөхсәт документларын бирү буенча хезмәт күрсәтүләр КФҮләрдә башкарылачак

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу турыда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең   «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә «бер тәрәзә» принцибы буенча оештырылу ихтималы булган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең тәкъдим ителгән исемлегенә үзгәрешләр кертү турында» карары проекты Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнде һәм хәзерге вакытта Норматив-хокукый актларның федераль порталында иҗтимагый тикшерү үтә.

Хезмәт күрсәтү адреслары һәм әлеге хезмәтләрне алу өчен гариза тутыру формалары белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин: http:/non‑tariff.gov.ru/?node=181&mode=News&oid=1455&action=SiteView.

Карар проектын тикшерү буенча 10 ноябрьгә кадәр барачак иҗтимагый фикер алышуларда катнашу өчен, түбәндәге сылтама буенча барырга кирәк: http://regulation.gov.ru/projects#npa=57383.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International