ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты утырышында "Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" 439861-7 санлы федераль закон проекты икенче укылышта кабул ителүгә тәкъдим ителде.

Казанда 2018 ел өчен Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең комплекслы гамәлләр планын үтәүгә йомгак ясалды. Икътисад министрлыгы җаваплылыгында булган барлык чаралар тулы күләмдә үтәлде.

Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршында Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча советның эш төркемендә чираттагы утырыш узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

150 000 тоннага бөртекле һәм майлы культураларны саклау өчен Зәй элеваторы оешмалар милкенә салым буенча ташламалар алачак. Дәүләт ярдәмен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы күрсәтәчәк. Ведомство "Зәй элеваторы" ҖЧҖ белән инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында шартнамә төзергә ниятли.

Татарстанның сатып алулар өлкәсен тауарлар, эшләр һәм хезмәтләр белән тәэмин итүче компанияләре, оешмалары  "2018 елның иң яхшы тәэмин итүчесе" конкурсында катнашырга чакырыла.

Татарстан Хөкүмәте премияләрен алуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Аларның номинантлары республикада һәм аннан читтә урнашкан хуҗалык итүче субъектлар булырга мөмкин.

Татарстанда 2018 ел нәтиҗәләре буенча район һәм шәһәр советларының хисап сессияләре башланды. Чараларда фикер алышу өчен төп темаларның берсе - Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү. Стратегия-2030 гамәлгә ашыру турында стратегик сессия барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле күрсәтмәне бирде.

Җайга салу йогынтысын бәяләү механизмының сигез ел эш дәверендә хөкүмәт һәм төбәк документлары проектларына 8 меңнән артык нәтиҗә әзерләнгән. Бу хакта "Известия" газетасына Икътисадый үсеш министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Шул исәптән былтыр 1130 нәтиҗә әзерләнгән. Алар бизнеска 150 миллиард сумны экономияләргә мөмкинлек биргән. Алдагы елларда җайга салу йогынтысын бәяләү эшкуарларга якынча шундый күләмдә акчаларын янга калдырган.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

"100 шәһәр лидеры" программасында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Ул гражданнарны үз шәһәрендә яңа идеяләрне гамәлгә ашыруга җәлеп итүгә юнәлтелгән. Катнашу өчен шушы сайтта теркәлергә: https://100gorodov.ru, һәм үз проектыңны, командаңны тәкъдим итәргә, шулай ук мотивацион видео яздырырга кирәк. Сайлап алу 10 февральгә чаклы үткәрелә.


1
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген республика Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында "Татарстан Республикасында дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" ДБУ эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Утырышны икътисад министры Фәрит Габделганиев алып барды. "Күпфункцияле үзәк коллективы Икътисад министрлыгы белән берлектә КФҮ хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфаты, административ киртәләрне бетерү буенча системалы эш алып бара, уңайлы шартлар тудырыла, яңа форматтагы офислар пәйда була", - дип билгеләп үтте Р.Нигъмәтуллин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International