150 000 тоннага бөртекле һәм майлы культураларны саклау өчен Зәй элеваторы оешмалар милкенә салым буенча ташламалар алачак. Дәүләт ярдәмен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы күрсәтәчәк. Ведомство "Зәй элеваторы" ҖЧҖ белән инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында шартнамә төзергә ниятли.
Документ нигезендә, проектны гамәлгә ашыру өчен яңа төзелгән яки сатып алынган милеккә 0,1%кача салым ставкалары киметеләчәк. 5,7 га мәйданлы ашлык кабул итү, саклау, чистарту һәм киптерү буенча яңа комплекс автоном режимда эшли торган югары дәрәҗәдә механикалаштырылган транспорт һәм киптерү җиһазлары белән тәэмин ителгән. Проектны гамәлгә ашыру Агросила холдингы компанияләр төркемен ашлык эшкәртү һәм саклау буенча үз куәтләре белән тәэмин итәргә, шулай ук катнаш азык юнәлешендә җитештерү күләмнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Салым ташламалары бирү нәтиҗәсендә сакланган акчаларны оешма җитештерү куәтләрен алга таба заманчалаштыруга юнәлтергә ниятли.
Әлеге ташламалар ел саен республика инвестиция меморандумында билгеләнә торган Татарстан инвестицион сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре нигезендә яңа җитештерү куәтләрен будыру буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы барлык төр милектәге юридик затларга бирелә. Инвестицияләр башлану вакытыннан алып ташламалы чор 7 елдан арта алмый, ә машина төзү тармагында салым ташламалары 13 ел вакытка бирелергә мөмкин.
Дәүләт ярдәмен күрсәтүнең мәҗбүри шарты булып гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектының өстенлекле булуы һәм Татарстан Республикасының Өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелүе тора.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте